ТР буенча ЭЭМ ның тагын бер югары вазифа биләүче хезмәткәренә өй аресты билгеләнгән

Тикшерүчеләр үтенече өлешчә канәгатьләндерелгән

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Юлия Ревина). Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлегенең өлкән оперуполномоченные 41 яшьлек М. С. Казанның Совет районы суды карары белән өй аресты астына алынган.
Фикер алышулар барышында прокуратура, тикшерү үтенеченең нигезле булуын ассызыклады, чөнки С. наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр кылуда гаепләнә, аңа карата башка чик чарасын күрү мөмкин түгел.
Гаепләнүченең адвокаты үз чиратында, С. кабинетында 2012 нче ел датасы белән куелган наркотик чаралар табылуын билгеләп узды, гәрчә оперуполномоченный үзе бу кабинетта 2013 нче елның мартында гына эшли башлаган.
С. сак астына алу турындагы үтенечне канәгатьләндермәүне сорады. Аның сүзләренчә, ул вазифасыннан читләштерелгәнлектән басым ясый алмый. Гаепләнүче даими теркәлгән урыны булуын, тәрбиясендә өч бала булуы, аларның берсе җитди авыру һәм инвалид булуын, ә тормыш иптәшенең бала караганлыктан эшләмәве турында хәбәр итте.
 Якларның фикерләрен тыңлап, суд М. С. ка 2014 нче елның 27 нче гыйнварына кадәр хәрәкәтен чикләп өй аресты билгеләргә дигән карар кылды.
Шул рәвешле, гаепләнүче С. ка карата чик чарасын сайлау турындагы тикшерү үтенече өлешчә генә канәгатьләндерелгән. Шуны билгеләп узарга кирәк: тикшерү аны киләсе елның 27 нче гыйнварына кадәр 1 ай 10 тәүлеккә сак астына алуны сораган иде.