Мәскәү-Уфа федераль трассасында тагын бер кешенећ гомере өзелгђн

Узган кичтә Мәскәү-Уфа федераль трассасында җәяүле үлгђн.
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Артур Еникеев). Мәскәү-Уфа федераль трассасында булган юл-транспорт һәлакәтендә тагын бер кеше гомере өзелгђн.
18 декабрьдә 22.20 сәгатьтә 798нче километрда «Вольво» автомобиле белән идарә итүче 42 яшьлек яшелүзәнле тиешсез урында юл аркылы чыгып баручы 33 яшьлек ир-атны күрми калган.
Нәтиҗәдә, җәяүле һәлакәт урынында үлгән. Декабрьнең 18 көнендә республика юлларында 354 кешенең гомере өзелүен һәм 308е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алуын билгеләп үтәргә кирәк.