news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда исерек шофер юл һәлакәте китереп чыгарган һәм полициядән качарга тырышкан

«Мицубиси»ның 36 яшьлек шоферы фура һәм җиңел машинаны бәрдерә, шуннан соң вакыйга урыныннан китә.

Чаллыда исерек шофер юл һәлакәте китереп чыгарган һәм полициядән качарга тырышкан

(Чаллы, 19 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда исерек шофер юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган һәм полициядән качарга уйлаган. Бу хакта Чаллы дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

Кичә Мәләкәс аръягы микрорайоны каршы ягында «Мицубиси» машинасының 36 яшьлек йөртүчесе «Вольво» фурасын һәм «Ауди» җиңел машинасын бәрдерә, шуннан соң китеп бара.

Күпмедер вакыттан соң полицейскийлар япон автомобилен табып, аны тоткарларга тырышалар, тик шофер тизлекне арттыра һәм туктамый. ЮХИДИ инспекторлары закон бозучыны куа һәм аны тоткарлый. Ачыкланганча, машина йөртүче исерек булган.

Хокук бозучыны «Комсомольский» полиция бүлегенә илтәләр, ә машинаны «штрафстоянкага» озаталар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100