Һәлак булган машина йөртүче һәм пассажирлар куркынычсызлык каешларын эләктермәгән

6 ноябрьдә иртән Казан-Оренбург трассасының 68нче чакрымында ике җиңел машина бәрелешеп, дүрт кеше үлгән.
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»).Татарстанда һәлакәттә һәлак булган машина йөртүче һәм пассажирлар куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы полиция полковнигы Александр Разумнов хәбәр итте.«Юл-транспорт һәлакәтендә катнашучыларның барысы да куркынычсызлык каешларын эләктергән булса, авария вакытында бу санда корбаннар булмас иде. Машиналарга җитди зыян килүгә карамастан, пассажирлары исән калу мөмкинлеге бар иде», - дип сөйләде Разумнов.«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек 16 ноябрь иртәсендә Казан-Оренбург трассасының 68нче чакрымында «Лада» машина йөртүче кызның куркынычсыз тизлек сайламыйча, каршы як полосага чыгып «Фольксваген» белән бәрелешүен хәбәр иткән иде.«Фольксваген» шоферы, иномарканың ике пассажиры (62 һәм 87 яшь), шулай ук «Лада»ның 32 яшьлек пассажиры юл-транспорт һәлакәтендә үлгән. Яшь автоледины, «Лада»ның 20 яшьлек пассажирын һәм чит ил машинасының 65 яшьлек ир-ат пассажирын күп санлы имгәнүләр белән хастаханәгә илткәннәр.