Сарман районында автомобиль кюветка төшеп киткән - фото

Машина зур зыян күргән.
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Сарман районында автомобиль трассадан очып чыгып, нәтиҗәдә кюветка төшеп киткән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Һәлакәт Чаллы – Сарман юлының 48 нче чакрымында булды, дигән хәбәр 18 ноябрьдә 19 сәгать 38 минутта 112 бердәм диспетчерлык хезмәтенә алынган.Руль артында 22 яшьлек машина йөртүче булган 14 нче модель «Лада» машинасы кюветка «Лада Гранта» машинасы белән бәрелешү нәтиҗәсендә төшкән. Зыян күрүчеләр турында мәгълүматлар ачыклана.