420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Шимбә көнне "Северный ветер" авиакомпаниясенең Казан-Анталия рейсын башкарган Airbus A321 самолеты техник сәбәп аркасында кире аэропортка кайтты. Бу турыда "Казан" халыкара аэропорты вәкиле сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Аэропортның онлайн-таблосы мәгълүматлары буенча, Казаннан Анталияга КЛ5807 рейсы самолеты кичә, 23.55 сәгатьтә очкан.
"Техник проблема булу сәбәпле, борт очып киткән аэродромга кире әйләнеп кайтты", - диде агентлык әңгәмәдәше.