Видео: Сарман – Чаллы юлында – һәлакәт

Социаль челтәрләрдә юл кырыена төшеп киткән җиңел машина видеосы пәйда булды.
(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Социаль челтәрләрдә юл кырыена төшеп киткән җиңел машина видеосы пәйда булды.Шаһитлар җиңел машинаның бензовозга бәрелгәнен, аннан юл кырыена төшеп киткәнлеген раслый. Юл-транспорт һәлакәте Сарман – Чаллы юлындагы Мусабай торак пункты янында булган.