Кабан күлен нәтиҗәле чистарту буенча хәстәрлек чаралары күрелә

Самосырово чүплеген рекультивацияләүгә акча туплана

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллегиясе утырышында 9 айлык эшчәнлек буенча төп доклад белән чыккан министрның беренче урынбасары – ТРда табигатьне саклау буенча Баш дәүләт инспекторы Рөстәм Камалов чыгышын тыңлап фикер алышканнан соң, коллегия үзе өчен бурыч-максат билгеләде.

Дәүләт экологик контроленың нәтиҗәлелеген күтәрү һәм шуның йомгаклары кертелгән белешмә базаларын 15 декабрьга кадәр мәгълүмати системага салып бетерү, әйләнә-тирә мохиткә зарар китерүне, бигрәк тә автотранспортның атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруын киметү (һаваны пычратуда автотранспортның бүген 53 процент өлеше бар, республикада автомобиль саны 906 мең чиген узган һәм арта тора), акчаны экологик нәтиҗәлелек мәсьәләсендә иң күп файда бирерлек итеп һәм конкрет бурыч-максатларны хәл итүгә тоту зарурлыгына басым ясалды. Яшәгән мохитне яхшырту бәрабәренә халыкны экологик тәрбияләүдә һәм агартуда эшне активлаштыру, Татарстандагы зур сәнәгать предприятиеләренең экологик программаларына һәм муниципалитетларда экологик куркынычсызлык тәэмин ителеше программаларын әзерләүдә ярашлы методик кулланмалар белән тәэмин итү, 2015 елга кадәр каралган әлеге программаларның нәтиҗәлелеген һәм аларны төзү сыйфатын 1 ноябрьгә кадәр анализлап бетерү һ.б. бурычлар куелды. Соңгысы буенча министрлык белгечләре методик ярдәме белән муниципалитетларда экологик программалар инде әзерләнеп бетү алдында тора, республиканың табигатьне саклауга юнәлтелгән чараларына берләштерелгән бюджетлардан быелга 609 млн. сум, алдагысына 538 млн. сум акча җәлеп итеп булган.

Шул ук вакытта министрлыкның территориаль идарәләре һәм подразделениеләре дәүләт экологик күзәтчелеген оештыру һәм гамәлгә ашыру мәсьәләсендә җитәрлек кадәр нәтиҗәле эшләми, моның өчен өстәмә чаралар күрү кирәклеге билгеләп үтелде.

Коллегия утырышында резолюция кабул ителеп, түбәндәгеләр анда нигез буларак кертелде.

Аерым алганда, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, ТР Президенты йөкләмәсе буенча һәм республиканың Икътисад, Сәнәгать һәм сәүдә, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыклары, Казан мэриясе белән берлектә, 2013 елда булачак Универсиада объектларын электромобильләр белән тәэмин ителеш проектын әзерләүне дәвам иттерергә тиеш була. Аңлашыла ки, бу республикада автотранспортның атмосфера һавасын пычратуына бәйле проблеманы чишү йөзеннән эшләнә.

Шулай ук, ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты тикшеренүләренә нигезләнеп, Кабан күлен нәтиҗәле чистарту буенча чаралар әзерләү эшен дәвам иттерү һәм шушы эшкә дәүләти-хосусый хезмәттәшлек схемасы буенча шәхси инвесторларны җәлеп итү турында да сүз булды. Барлык дәрәҗә бюджетлардан 2012 елга Казанда Кабан күлен чистарту һәм Самосырово чүплеген рекультивацияләүгә, “2012-2015 елларга Түбән Кама шәһәре һәм муниципаль районында әйләнә-тирә мохитне саклау” максатчан республика программасын гамәлгә ашыруга акча юнәтүне тәэмин итү бурычы куелды.