Башкаланың биек биналарына төгәллеге югары булган приборлар куелачак

Республикада норматив таләпләргә туры килмәгән ягулык салу белән 31 станция “тотылган”

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүгеннән башлап, дәүләт экологик контроле нәтиҗәлелеген арттыру чараларының чираттагысы буларак, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хокук бозу очраклары аеруча зур булган урыннарга инспекторлар белән барып гамәли семинарлар үткәрү технологиясе кертә. Бу исә аерым мисалларда хокукый мөмкинлекләрне гамәлдә куллануны өйрәнү өчен кирәк дип санала.

Мәсәлән, күптән түгел булган мисал моңа ярашлы, дип белдерде бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллегиясе утырышында министрның беренче урынбасары – ТРда табигатьне саклау буенча Баш дәүләт инспекторы Рөстәм Камалов. Лениногорскидагы “Ялтау агрофирмасы” ҖЧҖ элек дуңгыз үрчетү белән шөгыльләнгән, верма комплексындагы барлык әшәкене, чистартып-зарарсызландырып тормастан, Камышлы елгасына агызган. Агып төшә барган шушы пычрак сыеклыктан елга суы аммоний, фосфат, кебек зарарлы матдәләр концентрациясенә әйләнгән, Камышлы, үз чиратында, Дала Зәе елгасын пычратырга “мәҗбүр” була. Экология һәм табигать ресурсларының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе предприятие адресына, әйләнә-тирәгә салган 19 млн. 650 мең сум зыянын капласын өчен, материал әзерләп җибәргән. Предприятиенең шушы сумманы түләтеп кенә проблема хәл ителмәсен аңлаган хәлдә, уртак килешүгә килеп, “Ялтау агрофирмасы”на чистарту корылмалары салырга тиеш булган. Шул рәвешле, проблема хәл ителгән, бу исә башка территориаль идарәләр өчен дә яхшы үрнәк булып тора, диде Р.Камалов.

Кимчелекләрне барлап, үкенечкә, республикадагы машинага ягулык салу станцияләрендә сыйфатсыз ягулык салу очраклары күзәтелә, диде ул. Мәсәлән, норматив таләпләргә туры килмәгән ягулык салу белән соңгы 9 айда 31 станция “тотылган”.

Казандагы асфальт-бетон заводларында да атмосфера һавасын саклау законнары үтәлеше мәсьәләсе кискен тора. Алар арасында “ДСФ “Айнур”, “ДорСтройКазань”, “ВСК”, “АБЗ-Лесная гавань” җаваплылыгы чикле җәмгыятьләр, “Каздорстрой” ачык акционерлык җәмгыяте һ.б. бар. “ДСФ “Айнур” ҖЧҖнә карата суд эше 21 октябрьгә билгеләнгән, министрлык аның эшчәнлеген туктаттыру буенча материал туплаган. Докладчы шушы мәсьәләгә игътибарны юнәлтеп, башкаланың биек биналарына алдагы айда төгәллеге югары булган приборлар куелачак, алар исә производствоның зарарлы матдәләрне артык зур күләмдә чыгаруын “күзәтеп” торачак. Алар туплаган мәгълүматларны табигатьне саклау эшендәге вәкаләтле барлык органнары да ала алачак. Шул рәвешле, атмосфера һавасын саклау законнарын бозуларның тамырын корытырга ярдәм итәчәк, дигән ышаныч бар.