news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан юлында йөк машинасына бәрелгән автомобиль йөртүчесе үлгән

Һәлакәт кичә кич Казан-Малмыж юлында булган.

Татарстан юлында йөк машинасына бәрелгән автомобиль йөртүчесе үлгән

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан юлында бер йөк машинасы Чувашиядән килгән җиңел автомобильне бәрдергән. Аның йөртүчесе үлгән. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.

Аларның сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәте кичә кич Казан — Малмыж юлында булган. «КАМАЗ» белән Чувашиядән килгән «Тойота» кара-каршы бәрелешкән, җиңел машина яньчелгән.

«Тайота» автомобиле йөртүчесе шунда ук үлгән. Ашыгыч ярдәм килде, әмма ярдәм итә алмады», — диде шаһитлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100