Татарстанда һәм Нижневартовскида «Ислам дәүләте»нә* бәйле шиклеләр тоткарланган

Җинаятьчеләрдән корал һәм тыелган әдәбият алына.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Нижневартовскида һәм Татарстанда «Ислам дәүләте»* халыкара террорчылык оешмасы эшчәнлегендә катнашуда шикләнелүче өч кеше тоткарланган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Агентлык мәгълүматлары буенча, тоткарланган өч кешенең дә Россия гражданлыгы бар.

«Аларның икесен Ханты-Мансийск автоном округында, тагын берсен Татарстан Республикасында тоткарлаганнар. Хәзерге вакытта аларның ирегенә чик кую чараларын сайлау мәсьәләсе хәл ителә», - дип яза ТАСС.

Оперативниклар алардан корал һәм тыелган әдәбият таба.

  • «Ислам дәүләте» – Россиядә тыелган халыкара террорчылык оешмасы.