Казанның контроль милиция постында Йошкар-Оладан килгән өч кеше тоткарланган

Казанда берничә сәгать аерма белән Йошкар-Оладан килгән өч кеше наркотиклар йөртү һәм куллануда шикләнелеп тоткарланган
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Артур Еникеев). Кичә Казанның Горький шоссесындагы контроль милиция постында Эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ юл патруль хезмәте полкы инспекторы 1981 елгы Марий Эл республикасы гражданины идарәсендәге "ПАЗ-32054" автобусын тоткарлаган. Әлеге автобус пассажирларын тикшергән вакытта 1985 елгы егеттә порошоксымын соры төстәге матдә төрелгән газет төргәге табылган. Тоткарланучы Киров районы Эке эшләр идарәсенә озатылган.
Берничә сәгатьтән соң шушы ук Контроль милиция постында юл патруль хезмәте инспекторы тарафыннан 1978 елгы ир-ат идарәсендәге “КАВЗ” тоткарланган. Автобус пассажирларын тикшерү вакытында Йошкар-Оладан килгән 1979 һәм 1980 елгы ике ир-атның шәхси әйберләрендә кулланылган шприц һәм соры төстәге порошоксыман матдә табылган. Аларны да Киров районы эчке эшләр идарәсенә озатканнар.
Әпсәләмов урамындагы 13нче йорт янында юл патруль хезмәте инспекторы исерек ир-ат идарә иткән "ВАЗ-2106" автомобилен тоткарланган. Автомобильне тикшерү вакытында машинаның “турыдан” кабызылганлыгы ачыкланган. Әлеге гражданин инспекторларга каршылык күрсәткән һәм качарга маташкан. Әмма ул Яңа Савин районы эчке эшләр идарәсенә озатылган, анда егетнең машинаны урлаганлыгы ачыкланган.
Казан шәһәренең Эчке эшләр идарәсе ЮХИДИ юл патруль хезмәте пункты мәгълүматлары буенча узган тәүлекләрдә юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 1024 йөртүче һәм 169 җәяүле административ җаваплылыккка тартылган. 279 йөртүче тизлек режимын бозган өчен, 141 – куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозган, 99 – каршы як полосага чыккан, 9 – кешеләрне утыртып йөрү кагыйдәләрен бозган (шул исәптән балаларны махсус урындыкка утыртмау) өчен җаваплылыкка тартылган. 19 йөртүче транспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен тоткарланган.