Казан базарларын “шартлатырга” җыюнучы хатын-кыз тоткарланган

Казанның берьюлы ике базарын “шартлаткан” хатын тоткарланган
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Артур Еникеев). Кичә Казанда милиция хезмәткәрләре “телефон террорчысы”н тоткарладылар. 32 яшьлек хатын 2008 елның 11 сентябрендә Мәскәү базары һәм Воровский урамындагы эшләми торган базарда шартлаткыч матдә куелган дип хәбәр итүдә гаепләнелә.
Искә төшереп үтәбез, 11 сентябрьдә 9.10 сәгатьтә Эчке эшләр идарәсенең кизү бүлегенә билгесез хатын-кыз шалтыратып, Мәскәү базарына һәм Воровский урамында урнашкан эшләми торган базарга да бомба куелган дип милициягә хәбәр иткән. Әлеге хатын-кыз Мәскәү базары эшен туктатуга иреште. Һәлакәт урынына килгән махсус хезмәткәрләр сатучы һәм сатып алучыларны ашыгыч рәвештә эвакуацияләгәннәр. Мәскәү базары территориясе тулысынча әйләндереп алынган. Тикшерү эшләрен этләр белән кинологлар һәм шартлаткыч техника белгечләре үткәргән. Воровский урамындагы базар территориясе дә камап алынган.
Нәтиҗәдә, белгечләр базарларның берсендә дә шартлату җанланмалары тапмаган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Һәлакәттә гаеплене актив эзләү эшләре алып барылды. Гаепләнүченең кайсы автоматтан шалтыраткан булуы ачыклана, бармак эзләре алына. Тикшерү нәтиҗәсендә, әлеге хатынның исеме ачыкланган. Аннары Казанда андый исемле 56 кеше яшәве билгеле булган. Оператив эзләү чаралары нәтиҗәсендә, милиция хезмәткәрләре “телефон террорчысы”ның эзенә төшкән, ул 32 яшьлек казанлы булган. Хәзер аны куелмаган бомбалар турында хәбәр итәргә нәрсә этәрүе ачыклана.
“Телефон террорчылыгы” өчен 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.