Сургутта сигез узып баручыны җәрәхәтләгән ир-атның шәхесе ачыкланган

Ир-атка карата аны характерлаучы материаллар соралган, аның мөмкин булган психик тайпылышлары турында да мәгълүмат тикшереләчәк.

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Бүген Сургутта ир-ат пычак белән узып баручыларга һөҗүм иткән, нәтиҗәдә, сигез кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган һәм хастаханәгә тапшырылган. Һөҗүм итүчене кулга алганнар.

Узып баручыларга һөҗүм иткән ир-атның шәхесе ачыкланган. Ул 1994 елгы Сургут кешесе булып чыккан. Калган мәгълүматлар әлегә ачыклана, дип яза ТАСС.

Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко сүзләренчә, әлеге ир-атка карата аны характерлаучы материаллар соралган, аның мөмкин булган психик тайпылышлары турында да мәгълүмат тикшереләчәк.

Тикшерү Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинның шәхси күзәтүе астында бара.