Роспотребнадзор россиялеләрне Һиндстандагы грипп эпидемиясе турында кисәтә

Бу илдә 2 меңнән артык грипп белән авыру очрагы теркәлгән, шуларның 600дән артыгы үлемгә китергән.

(Казан, 19 август, "Татар-информ"). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роспотребнадзор) ил гражданнарын Һиндстандагы грипп эпидемиясе турында кисәтә.

“Известия” язганча, быелның августына Һиндстанда 2 меңнән артык грипп белән авыру очрагы теркәлгән. Шуларның 600дән артыгы үлемгә китергән. Иң күп авыручылар Мумбаи шәһәрендә, шулай ук Һиндстанның Махараштра, Гуджарат, Керала һәм Раджастан штатларында да грипп колач алган, дип хәбәр итә "Газета.ру".

"Белгечләр фикеренчә, грипп эпидемиясе муссон сезоны (тропик якларда җәен һәрвакыт океннан исеп торучы җил) тәмамлангач, ягъни октябрьдә кими башлаячак", — диелә Роспотребнадзор хәбәрендә.

Әлеге идарә Россия гражданнарына Һиндстанга барганда, бу кисәтүне исәпкә алырга куша. Анда барганчы, 2-3 атна алдан, гриппка каршы прививка ясарга киңәш ителә.