Татарстанда пенсионерларның үлеме буенча башлангыч тикшерү уздырыла

Фаҗиганең барлык нечкәлекләре барлана

(Казан, 19 август, “Татар-информ”). Агымдагы елның 16 августында Татарстанның Түбән Кама районы “Нефтехимик” бакчачылык ширкәте йорты подвалында 1935 һәм 1936 нчы елгы ир-ат һәм хатын-кызның үле гәүдәләре табылган. Аларның икесенең дә билгеле булмаган химик матдәдән агулануы нәтиҗәсендә һәлак булуы фаразлана. Әлеге факт буенча РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан башлангыч тикшерү үткәрелә.

Якынча мәгълүматлар буенча, алдагы көнне пенсионерлар бакчага йорт түбәсен буярга дип килгән. Гәүдәләр табылган бинада эреткеч исе килгән сыеклык шешәләре табылган.

Фаҗиганең барлык нечкәлекләре тикшерелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.