Әлмәт суды ир-атка һөҗүм иткән өч яшүсмергә карата хөкем карары чыгарган

Яшүсмерләр аның кесә телефонын һәм 800 сум акчасын талап алган.
(Әлмәт, 19 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт суды ир-атка һөҗүм иткән өч яшүсмергә карата хөкем карары чыгарды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.Җинаять эше материаллары буенча, исерек яшьләр ир-атка бакчачылык ширкәтләренең берсендә һөҗүм иткән. Яшүсмерләр зыян күрүчене кыйнап, аны бакча йортларының берсенә алып киткән. Алар аның кесә телефонын һәм 800 сум акчасын талап алганнар. Ә үзен бәйләп куйганнар.Егетләрнең икесе йокыга киткәч, ир өченчесен аны җибәрергә үгетли, егет исә ризалаша.Суд 17 яшьлекне 2 айга, ә 18 һәм 16 яшьлек егетләрне 2 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Соңгысына шулай ук психиатрда дәвалануда билгеләнгән.