Түбән Камада 2 гектар урман янып беткән

Янгын сүндерүчеләр моңа берничә сәбәп юрый

(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Түбән Кама районындагы урман посадкасын һәм бакча массивын чак кына юкка чыгармый калган янгынга автомобиль тәрәзәсеннән ташланган сүндерелмәгән тәмәке төпчеге яисә махсус ут төртү сәбәпче булырга мөмкин.
Районда 7 ут чыгу урыны барлыкка килгәнлеген ачыклаган янгын сүндерүчеләр икенче сәбәпкә күбрәк ышана.
Ут Түбән Кама – Чистай трассасы янында, Борок авылы тирәсендәге төп посадкага элә. Көчле җил хәлне тагы да катлауландыра. Нәтиҗәдә, ут коры үләнле кырлар буйлап җәелә, ташландык бакчаларга барып җитә. Янгын аркасында берничә йорт янып юкка чыга. Бу урында берничә сәгать дәвамында янгын сүндерүчеләр эшли. Шунысы куандыра, кешеләр бу янгыннан зыян күрмәгән, дип хәбәр итә “Түбән Кама телерадиокомпаниясе”.