Видео: Чаллыда бозлы яңгыр койган

Чаллы халкы сүзләренчә, боз бер сантиметр чамасы зурлыгында булган.

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”). Чаллының кайбер районнарында эре боз явып узганлыгын хәбәр итә социаль челтәрләрдән кулланучылар.

Чаллы халкы сүзләренчә, боз бер сантиметр чамасы зурлыгында булган. Кайбер автомобильләр зыян күргән.

Исегезгә төшерәбез,  Татарстан Гидрометеорология үзәге давыл буласын кисәтүе турында мәгълүмат тараткан иде.