Тукай районында "Киа" автомобиле юл кырыена төшеп, йөртүчесе һәлак булган

Һәлакәт Чаллы – Борды трассасының 6 нчы чакрымында Югары Суыксу авылында булган.
(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Тукай районында "Киа" җиңел машинасы юл кырыена төшеп китеп, йөртүчесе һәлак булган, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.Юл-транспорт һәлакәте турында мәгълүмат бердәм 112 номеры коткару хезмәтенә кичә көндез алынган. Чаллы – Борды трассасының 6 нчы чакрымында, Югары Суыксу авылында, “Киа Спектра” автомобиленең 35 яшьлек йөртүчесе идарәне югалта һәм машина юл кырыена очып төшкән.Урынга 72 нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге, медицина хезмәткәрләре, полиция хезмәткәрләре килгән. Җимерелгән автомобильдәге зыян күрүчеләргә психологик ярдәм күрсәтелгән.Һәлакәт аркасында 33 яшьлек хатын-кыз һәм 37 яшьлек ир-ат бәрелүләр белән хастаханәгә озатылган. Машина йөртүче һәлак булган.