Сабан туенда кул көрәштерүнең ахыры хәерле бетмәгән

Өч бала анасы үлгән

 (Казан, 19 июнь, “Татар-информ”). Әтнә авылларының берсендә яшәүче 35 яшьлек хатын-кыз, тромб кузгалу нәтиҗәсендә, вафат булды. Сабан туенда кул көрәшенә чыккач, көч килгән дип саныйлар табиблар. Хатынның өч баласы ятим калды, дип хәбәр итә “Әтнә таңы” газетасы.