Таксистның берничә хатын-кызны көчләү фактларына ачыклык кертү дәвам итә

П. аеруча куркыныч җинаятьче санала, чөнки моңарчы кискен җинаятьләр, шул исәптән көчләү өчен берничә тапкыр хөкемгә тартылган булган.

 (Казан, 19 июнь, “Татар-информ”). Россия Тикшерү Комитеты ТР буенча идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча беренче бүлеге тарафыннан, РФ Җинаять Кодексының 131 нче маддәсенең 2 нче часте (үтерү белән янап көчләү) буенча җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
Дөрес оештырылган тикшерү гамәлләре һәм оператив-эзләү чаралары барышында 45 яшьлек С. П. кулга алынган. Хәзерге вакытта аңа 20 яшьлек кызны көчләү буенча гаеп тагылган. Моннан тыш, ул тагын ике кызны көчләүдә шикләнелә. Бу хакта РФ ТК ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.
Башлангыч фаразларга караганда, 2013 нче елның 26 маенда төнлә 20 яшьлек кызның “Ферзь” төнге клубыннан кайтып килеше булган. Бу максат белән ул, Казан такси хезмәтләренең берсенең үзенчәлеген танып, бер автомобильне туктата. Машинага утыруга, зыян күрүче адресны хәбәр итә. Әмма таксист аны аулак урынга алып барып, пистолет белән янап көчләгән.
Хәзерге вакытта П. га шик тотылган тагын ике һөҗүм булуы ачыкланган. Агымдагы елның 20 нче апрелендә такси нәкъ шулай ук, “51 штат” төнге клубыннан кайтып килүче 19 яшьлек кызга һөҗүм итә, 14 нче майда ир-ат 20 яшьлек кызны көчләгән. Соңгысы Меңъеллык мәйданыннан һава сулап кайтып килгәндә, такси үзенчәлеге булган машинаны туктатып, өйгә алып кайтуны сораган.
П. аеруча куркыныч җинаятьче санала, чөнки моңарчы кискен җинаятьләр, шул исәптән көчләү өчен берничә тапкыр хөкемгә тартылган булган.
Хәзерге вакытта һөҗүмнәрнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерүләр үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Тикшерүчеләр, җинаятьченең явыз кулы сузылудан җәберләнгәннәрне 221-73-77 телефоны буенча мөрәҗәгать итүләрен сорый.