“Булгария” һәлакәте турындагы эш буенча судка теплоход хуҗасы килде

Хәзер аннан сорау алына

 (Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Казанның Мәскәү районы судында “Булгария” һәлакәте турындагы җинаять эше буенча суд процессы дәвам итә.

Утырышта зыян күрүчеләрдән сорау алу дәвам итә. Хәзерге вакытта 5 кешедән сорау алынды, шул исәптән, һәлакәттә исән калган матрослар Марсель Гафиатуллиннан һәм Рөстәм Купаровтан.

“Булгария” экипажы вәкилләре вакыйганың шартлары турында ачык итеп берни дә әйтә алмады. Матрослар аз сүзле иде, дәүләт гаепләүчесе вәкиле – Татарстан транспорт прокуроры ярдәмчесе Евгений Дикарев алардан көч хәл белән сорау алды. Яшь кешеләр әлеге теплоходка эшкә урнашкан көннәрен дә искә төшерә алмадылар. Матросларның махсус белеме юк.

Марсель Гафиатуллиннан сорау алганда, дәүләт гаепләүчесенең дә һәм яклаучының да аның әйткән сүзләренең дөреслегенә бәйле шик туды. Нәтиҗәдә, ул элегрәк биргән мәгълүматларны яңгырату карары кабул ителде. Аларда суднода исерткеч эчемлекләр сатылуы, аларны “Булгария” экипажы вәкилләре дә эчкәнлеге әйтелә.

Хәзерге вакытта зыян күргән Валерий Незнакиннан сорау алына. Ул һәлакәт вакытында “Булгария” теплоходы хуҗасы булган. Ул хәбәр иткәнчә, теплоход төзек булган, елына ике тапкыр тикшерү узган, ләкин эстетик яктан иске булган.