Әгерҗе районында асфальт җәя торган техника таптаган хатын-кыз һәлак булган

78 яшьлек әби юл аша чыгып баруын техника белән идарә итүче ир-ат күрми кала.

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Павел Климчак). 17 майда Әгерҗе районының Салагыш авылында асфальт җәю техникасы таптаган 78 яшьлек хатын-кыз һәлак булган.

Якынча мәгълүмат буенча, асфальт җәю техникасы артка таба хәрәкәт итә. Бу вакытта юл аша пенсионер хатын-кыз чыгып бара. Техника белән идарә итүче ир-ат аны күрми кала. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Төзелеш эшләре вакытында иминлек кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый.