Казанда биш катлы йортта янгын вакытында өлкән яшьтәге ир-ат һәлак булган

Куе төтен таралган өске катларда калган биш кешегә махсус битлекләр кидереп урамга алып чыкканнар

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Казанда биш катлы йортта чыккан янгында өлкән яшьтәге ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге җиделәр тирәсендә 112 бердәм номерына Декабристлар урамындагы 184нче йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Янгын биш катлы йортның икенче катында чыккан.

Янгынны сүндергән вакытта ут белән көрәшүчеләр 60 яшьләр тирәсендәге ир-атның мәетенә юлыккан.

Янгын сүндерүчеләр, куе төтен таралган өске катлардагы фатирлардан, махсус битлекләр кидереп, биш кешене урамга алып чыккан.

7.25 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндергәннәр, аның мәйданы 10 квадрат метр тирәсе тәшкил иткән.