Казанда бер ир мәктәпкә баручы 10 яшьлек кызны көчләгән

Җинаять эше кузгатылган

 (Казан, 19 май, «Татар-информ»). Казанда билгесез ир 10 яшьлек кызга карата көч кулланган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Быел 18 нче апрельдә иртән Казанда Большая Крыловка урамы буйлап җир асты юлында билгесез ир 10 яшьлек кызга карата җенси характердагы көч кулланган. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе органнары тарафыннан РФ ҖК 132 нче маддәсенең 4 нче часте “б” пункты нигезендә (“Ундүрт яше тулмаган затка карата җенси характердагы көч куллану”) җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү версиясе буенча, кыз мәктәпкә барганда җир асты юлында ир аның янына килгән һәм “сәгать ничә?” дип сораган. Кыз кәрәзле телефонын чыгара башлагач, ул аңа карата җенси характердагы көч кулланган. Зыян күрүче кычкыра башлаган, ир аңа 50 сум биргән, булган хәл турында беркемгә дә сөйләмәвен сораган һәм югалган.

Хәзерге вакытта һәлакәтнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү чаралары уздырыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.