Бөгелмә егетләре өч әлмәтлене талаган

16-19 яшьлек егетләр бу вакытта исерек хәлдә була

 (Казан, 19 май, “Татар-информ”). Өч егет бер сәгать эчендә өч әлмәтлене талаган.

Беренчесендә алар Радищев урамында агач таяк белән куркытып, 19 яшьлек егетнең кесә телефонын һәм рюкзагын тартып ала. Аннан соң күрше урамда 27 яшьлек әлмәтленең планшет компьютерын кулга төшерә. Берничә минуттан соң Әминов урамында 25 яшьлек егетне талыйлар, аның планшет компьютерын һәм банк картасын үзләштерәләр.

Озак та үтми, хокук сакчылары шушы җинаятьләрдә шикләнүчеләрне тоткарлый. Алар бу вакытта исерек хәлдә була. Полиция бүлегендә аларның 16-19 яшьлек Бөгелмә кешеләре икәнлеге ачыклана, берсе элек тә хөкем ителгән булган. Хәзерге вакытта аларга карата җинаять эше кузгатылган, дип белдерә “Әлмәт таңнары” басмасы.