news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ташландык йортта янгында ир-ат һәлак булган

Ташландык йортта 10 квадрат метр мәйданда чүп-чар янган.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Казандагы ташландык йортта чыккан янгында бер ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген 18.05 сәгатьтә 101нче янгын сагы чакыру номерына Ленинград урамындагы ташландык бинада янгын чыгуы турында хәбәр алынган.

Ташландык йортта 10 квадрат метр мәйданда чүп-чар януы ачыкланган.

Янгын сүндерүчеләр янган конструкцияләрне сүткәндә ир-ат мәетенә тап булган. Аның шәхесе ачыклана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100