news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «КАМАЗ» машинасының велосипедчыны таптату мизгеле видеога эләккән

Ул машиналар күпләп йөргән урыннан борыла башлый һәм бу вакытта аны йөк машинасы бәрдереп китә.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Тышкы видеокүзәтү камераларына Казанда «КАМАЗ» машинасының велосипедчыны таптатып үтерү мизгеле эләккән.

Кадрларда ир-атның юл буенда велосипед белән килүе күренә. Күпмедер вакыттан ул велосипедка утыра һәм машиналар күпләп йөргән урыннан борыла башлый. Бу вакытта аны йөк машинасы бәрдереп китә.

Элегрәк «Татар-информ» бүген көндез Казанда Оренбург трактында «КАМАЗ» велосипедчыны таптатып үтерүе турында хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100