news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда исерек кеше ир-атка аның хатыны һәм баласы каршында пычак белән кадаган

Зыян күргән ир-атны хастаханәгә алып киткәннәр.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда росгвардиячеләр ир-атка аның хатыны һәм баласы каршында пычак белән кадаган кешене тоткарлаган.

Россия гвардиясе сак хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Космонавтлар урамындагы бер торак йортта ир белән хатын һәм аларның баласы кунакта булган. Кайтырга чыккач, подъездда гаилә башлыгы янына исерек 23 яшьлек егет килгән һәм алар арасында бәхәс чыккан. Аларның танышлары исерек ир-атларны аерырга тотынган.

Әмма 23 яшьлек егет ир-атның аркасына берничә тапкыр пычак белән чәнчегән һәм качкан. Һәлакәт урынына Росгвардия хезмәткәрләре һәм ашыгыч ярдәм килгән.

Һөҗүм иткән ир-атны күрше урамда тапканнар. Аның курткасы ертылган һәм битләре җәрәхәтләнгән булган. Аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Элек ул урлау нияте белән һөҗүм иткән өчен хөкем ителгән булган. Ул гаебен таныган.

Зыян күргән ир-атны хастаханәгә алып киткәннәр. 23 яшьлек егеткә карата «Алдан уйлап кеше сәламәтлегенә зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100