Татарстанда М7 юлында өч автомобиль бәрелешкән

Һәлакәт кичә кич республиканың Питрәч районында Мишә елгасы аша салынган күпер янында булган.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда М7 юлында өч автомобиль бәрелеп, бөке хасил иткән. Бу хакта юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сөйләде.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кич республиканың Питрәч районында Мишә елгасы аша салынган күпер янында булган. Монда берьюлы өч автомобиль бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында юлның бу өлешендә бөке хасил булган.