Түбән Камада җиңел машинада кислород баллоннары шартлау вакыты видеога эләккән

Бу хәл бүген көндез Тыныч аллея урамында 14нче йорт янында булган.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Түбән Камада җиңел машинада ике кислород баллоны шартлаган. Һәлакәт урыныннан видео социаль челтәрләрдә пәйда булды.

Видеода ир-атның автомобиль янына килүе һәм руль артына утыруы күренә. Санаулы мизгелдә көчле шартлау була.

Хәтта күрше йортлардагы тәрәзәләр дә коелган.

«Татар-информ» агентлыгы бүген көндез Тыныч аллея урамында 14нче йорт янында җиңел машина салонында ике кислород баллоны шартлавын хәбәр иткән иде. Һәлакәт аркасында машина йөртүче зыян күргән.