Казандагы юл һәлакәтендә 12 яшьлек кыз зыян күргән

Авария кичә Симонов урамындагы 16нчы йорт каршында килеп чыккан.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Казанда «Шевроле» автомобиле 12 яшьлек кызны бәрдергән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән.

Авария кичә Симонов урамындагы 16нчы йорт каршында килеп чыккан.

«Шевроле» автомобилен идарә итүче 53 яшьлек хатын-кыз җәяүлеләр кичүеннән юл аркылы чыгып барган мәктәп укучысын абайламый калган һәм кызны бәрдереп киткән.

Нәтиҗәдә, төрле тән җәрәхәтләре алган һәм оча сөяге сынган укучы кызны хастаханәгә озатканнар.