Идарәче компаниядә Казандагы күп катлы йортта лифтның ычкынып китүен кире кактылар

Шәһәр хакимияте идарәче компаниядән лифтларны тикшерү өчен документлар сораган.

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). «ОРЖИВ-1» идарәче компаниясендә Казандагы күп катлы йортта кешеләр утырган лифтның ычкынып китүен кире кактылар.

Идарәче Руслан Әхмәтов агентлыкка сөйләгәнчә, гадәттән тыш хәл 12 мартта иртәнге бишләр тирәсендә Серов урамындагы 51/11нче йортта булган.

«Диспетчерлык пунктына әлеге йортта 14 һәм 15нче катлар арасында лифт туктап калуы хакында хәбәр килде. Лифтта өч кеше бикләнеп калган. Диспетчер шунда ук лифтта эшләүчеләр бригадасы һәм минем белән элемтәгә керде. Лифтны тиз арада төзәттеләр, беркем дә зыян күрмәде», - диде Әхмәтов.

Идарәче компания белгече искәрткәнчә, лифтның ычкынып китүе турындагы хәбәр (гаммәви мәгълүмат чаралары шулай дип язып чыккан иде) дөрес түгел.

«Шуны аңларга кирәк: әгәр лифт ычкынып китеп, өч-дүрт метр гына „очып“ төшсә дә, бу җитди нәтиҗәләргә һәм кешеләрнең җәрәхәтләнүенә китерергә мөмкин. Серов урамындагы 51/11нче йортта 2019 елда механизм тулысынча алыштырылды, ике лифт та төзек хәлдә», - дип искәртте Руслан Әхмәтов.

Әхмәтов сүзләренчә, хәзер шәһәр хакимияте лифтларны тикшерү өчен документлар сораган.