Казанда автобус Спортның су төрләре сарае янындагы багананы аударган

Юл-транспорт һәлакәтендә “Рено Каптюр” автомобиле зыян күргән.

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). Социаль челтәрләрдән файдаланучылар Спортның су төрләре сарае янында кызыл автобус белән булган һәлакәт фотоларын куйган.

Юл-транспорт һәлакәте Казанда бүген көндез булган. Фотоларга караганда, автобус баштан Рено Каптюр” автомобиле белән бәрелешеп, юл кырыена очып чыккан һәм баганага барып бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәтендә француз чит ил машинасы нык зыян күргән. Аның багажник капкачы, арткы бамперы һәм фаралары яньчелгән.

Һәлакәттә зыян күрүчеләр турында мәгълүматлар ачыклана.