Видео: Казанның Вишневский урамында «Нива» машинасы әйләнгән

Машина кар көртенә килеп кергән.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Казанда юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “Нива” автомобиле әйләнгән.

Һәлакәт кичә кичке тугыздан соң Вишневский урамында була. Назарбаев урамына таба юл тотканда, «Нива» йөртүчесе кар көртенә килеп керә һәм «Опель» машинасына тиеп китеп, әйләнә. Зыян күрүчеләр турындагы мәгълүмат ачыклана.

.