Татарстанда М7 трассасында ике фура бәрелешкән

Һәлакәт сәбәпләре ачыклана.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда ике йөк машинасы бәрелешеп, юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, дип җиткерә социаль челтәрләрдән кулланучылар.

Әлеге хәл кичә Татарстан белән Чувашстан чигендә килеп чыккан. Ике йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә бер фура юлдан төшеп киткән. Икенче йөк машинасы юлны томалап, бөке тудырган. Зыян күрүчеләр ачыклана.