news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ир-ат исерек хәлдә атасын үтергән

Тикшерү барышында егетне сак астына алганнар.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Балтач районында Янгул авылындагы йортларның берсендә канга баткан һәм кабыргалары сынган 58 яшьлек ир-атның мәете табылган. Җинаять кылуда шикләнелеп ир-атның 27 яшьлек улы тоткарланган.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, тикшерү ата белән улның өстәл артында исерткеч эчемлек эчеп утыруын ачыклаган. Ир-атлар исергән һәм талашкан. Улы атасын каты итеп кыйнаган, аннары полиция чакырган. Полиция килгәндә, ир-ат үлгән булган.

Татарстанда яшәүче ир-атка сәламәтлеккә авыр зыян китерү һәм саксызлык аркасында үлемгә китерү буенча гаепләү белдерелгән. Тикшерү барышында аны сак астына алганнар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100