news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыргызстанда танылган татар алып баручысы Гөлгенә Шонкорова вафат

Ул «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәгенең президиум әгъзасы булган.

Кыргызстанда танылган татар алып баручысы Гөлгенә Шонкорова вафат
https://www.instagram.com/tatarykg

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген иртән Кыргызстан татарларының танылган вәкиле, «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәгенең президиум әгъзасы, «Кызыл канәфер» Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары оешмасы рәисе Гөлгенә Шонкорова вафат булган.

Ул татар чараларының алыштыргысыз алып баручысы буларак та билгеле. Бу турыда «Кыргызстан татарлары» яшьләр оешмасы социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

«Гөлгенә апа гаҗәеп һәм зирәк ханым булды. Сез һәрчак безнең йөрәкләрдә булырсыз. Авыр туфрагы җиңел булсын, урыны оҗмахта булсын, кадерле Гөлгенә апа», диелә хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100