news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда биш катлы йортта ике бала һәм аларның әнисе ис газы белән агуланган

Хатын-кыз хастаханәгә барудан баш тарткан, балаларны Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда биш катлы йортта өч кеше - ике бала һәм аларның әнисе ис газы белән агуланган. 35 яшьлек хатын-кыз хастаханәгә барудан баш тарткан, улларын исә Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар.

Ибраһимов проспектындагы 26а йортында бер хатын-кыз һәм ике бала – 11 һәм 4 яшьлек малайларның ис газы белән агулануы хакында кичә кичке унберләр тирәсендә билгеле булган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте «Татар-информ» агентлыгына шул турыда хәбәр итте.

Фаҗига газ белән эшли торган су җылыткычның юллыгы төзек булмау сәбәпле килеп чыккан дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100