Казанның Ямашев проспектында асфальт убылган

Чокыр «Океан кибете» тукталышы каршында барлыкка килгән.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның Ямашев проспектында асфальт убылган. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Чокыр «Океан кибете» тукталышы каршында барлыкка килгән.

Кадрлардан күренгәнчә, чокыр янына кисәтү билгесе куйганнар.