ТР прокуратурасы чиркәүләргә ут төртүдә шикләнелгән затларның аларны газаплау турындагы гаризаларын тикшерә

ТР прокуроры бу җинаять эшен тикшерү барышын шәхси контрольдә тота

 (Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). ТР прокуратурасы чиркәүләргә ут төртүдә шикләнелгән затларның аларны газаплау турындагы гаризалары буенча тикшерү үткәрергә ниятли. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә күзәтчелек органы матбугат хезмәтендә белдерделәр.
Шул ук вакытта әңгәмәдәш ТР прокуроры бу җинаять эшен тикшерү барышын шәхси контрольдә тота, дип билгеләп үтте. Ул җинаять турында хәбәр булуга, Түбән Камага һәлакәт урынына барды, ә аннары тикшерү барышын һәм нәтиҗәләрен даими күзәтеп торды.
Искәртеп узабыз, элек Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Идарәсе ММЧ нда чиркәүләргә ут төртүдә шикләнелгән затларны газаплау турындагы мәгълүматны кире каккан иде.