Трассада җиңел машина, фура һәм микроавтобус бәрелешкән, өч кеше зыян күргән

Авария бүген республиканың Югары Ослан районында булды.
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Казан – Ульяновск трассасында җиңел машина, фура һәм микроавтобус бәрелешкән, өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.Бүген республиканың Югары Ослан районында «Газель» вахта микроавтобусы фанера төягән «Скания» фурасына барып бәрелгән. Шуннан автобус «Лада» җиңел машинасына килеп бәрелә.«Авариядә, ким дигәндә, өч кеше зыян күргән - барысы да микроавтобус пассажирлары. Аларны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә китерделәр», - дип сөйләделәр юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.