Әлмәт янында көчле томан булу сәбәпле кырда адашкан ике ир-атны коткарганнар

Урынга килгән коткаручылар ир-атларга трассага чыгарга ярдәм иткән.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Әлмәт янында көчле томан булу сәбәпле кырда адашкан ике ир-атны коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кич Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Илтән-Бота авылы янында 15нче модельле «Лада» автомобилендә барган ике ир-атның томанда адашуы һәм кырда юлны эзләргә китеп, маршрутны югалтулары хакында хәбәр килгән.

Урынга килгән коткаручылар ир-атларга трассага чыгарга ярдәм иткән.