Әлмәт янында «Газель» машинасы «КАМАЗ» автоцистернасына бәрелгән

Авария бүген көндез Югары Мактама борылышында булган.
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). «Газель» йөк машинасы Әлмәт янында «КАМАЗ» автоцистернасына бәрелгән, «Газель» йөртүчесе җәрәхәтләнгән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.Бүген көндез Югары Мактама борылышы янында «ГАЗель» йөк машинасы «КАМАЗ» автоцистернасының арткы өлешенә килеп бәрелә.«Газель» машинасын йөртүчесе томан аркасында автоцистернаны күреп өлгермәгәндер һәм вакытында тормозга басып өлгермәгәндер», – дип уртаклашты агентлык белән юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.Йөк машинасы руле артында булган егет төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.