news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

VI сыйныф укучысы Пермь краендагы бер мәктәптә утлы коралдан аткан

Беркем дә зыян күрмәгән.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Пермь краеның Сарс бистәсендә урнашкан мәктәптә бер укучы атыш оештырган. Бу хакта ТАСС агентлыгы чыганакка сылтама белән хәбәр итә. Ул бер тапкыр түшәмгә атарга өлгергән.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, аның VI сыйныф укучысы булуы ачыкланган. Мәктәп директоры аның коралын алган, шуннан соң малайны тоткарлаганнар. Беркем дә зыян күрмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100