Татарстанда трасса читенә төшеп капланган машина йөртүчесе зыян күргән

Авария кичә кичке бишләрдә Кукмара районында булган.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда трассада чит ил машинасы юл читенә төшеп капланган, йөртүчесен хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.

Авария кичә кичке бишләр тирәсендә Кукмара районының Кәчимир авылы янында булган.

«Хендэ» машинасы йөртүчесе югары тизлектә дамбадан юл читенә төшеп капланган.

«Өлкән яшьтәге ир-ат зыян күргән, аны хастаханәгә алып киттеләр», — диде авария шаһитлары.