Бөгелмә районында газ ташый торган машина юл кырыена төшеп киткән

Цистерна буш булган, йөртүчесе зыян күрмәгән

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Бөгелмә районында газ ташый торган машина юл читенә ауган. Бу хакта «Татар-информ» га авариянең шаһитлары хәбәр итте.

Юл-транспорт фаҗигасе иртән, Зеленая Роща авылы янындагы урау юлда булган. Цистерналы йөк машинасы юл читенә төшеп киткән. Фурага җитди зыян килгән — кабинасы алгы якка авышкан.  

Газ ташый торган машинаның йөртүчесе исән, ул зыян күрмәгән.

«Газ ташучы машина буш, пропансыз булы яхшы булды. Юкса, нәтиҗәләр бөтенләй башкача булыр иде», — дип сөйләде шаһитлар.