Казанда җәяүлеләр кичүендә җиңел машина 8 яшьлек кыз баланы бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәте А.Камалиев урамындагы 22 нче йорт каршында булган.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Казанда җәяүлеләр кичүендә “Лексус” автомобиле 8 яшьлек кыз баланы бәрдергән. Руль артында хатын-кыз булган. Бу хакта Казан шәһәре буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Кичә “Лексус” автомобилендә руль артында булган 39 яшьлек хатын-кыз А.Камалиев урамындагы 22 нче йорт каршында көйләнелми торган җәяүлеләр кичүендә, юл бирмичә, 8 яшьлек кыз баланы бәрдергән", – диелә хәбәрдә.

Мәктәп укучысыхастаханәгә озатылган.