Балык Бистәсе районы территориясендә хатын-кыз мәете табылу буенча җинаять эше кузгатылган

Хәзерге вакытта тикшерү гамәлләре һәм оператив-эзләү чаралары уздырыла

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”). Агымдагы елның 8 нче октябрендә, Балык Бистәсе районы Корноухово авылы юлы кырында урнашкан урман посадкасыннан ерак түгел, буу билгеләре, күпсанлы кан саву һәм җәрәхәтлр белән 52 яшьлек хатын-кыз гәүдәсе табылган. Зыян күрүчедә сөйрәүгә хас билгеләр, зыян күрүченең бирегә автомобильдә китерелүе турында фаразларга нигез биргән.
Әлеге факт буенча ТР буенча Тикшерү идарәсенең Питрәч районара бүлегендә РФ Җинаять Кодексының үтерү маддәсе (105 нче маддәсенең 1 нче часте буенча) буенча җинаять эше кузгатылган.
Тикшерү материаллары буенча, Мамадыш районы Дегетле авылында теркәлгән ханымның даими яшәү урыны булмаган һәм теләнеп йөрү белән шөгыльләнгән. 1985 нче елдан алып республиканың төрле районнары территориясендә аның караклык өчен 8 тапкыр хөкем ителүе билгеле, алар буенча барлыгы 27 елдан артык иректән мәхрүм итү җәзасы бирелгән.
Хәзерге вакытта тикшерү гамәлләре һәм оператив-эзләү чаралары уздырыла, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Эдуард Абдуллин.